Әйттем бит
By RIMMA GUMIROVA
Әлеге подкаст SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлегенең уртак проекты.
Әйттем битOct 16, 2023
Әңгәмә: "Мин татар телен ничек өйрәндем"
«Әйттем бит» подкастында беренче мәртәбә офлайн чараның аудиоязмасын тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә август аенда Казанда, «Печән базары» фестивале кысаларында узды. Татар телен өйрәтүче төрле платформа авторлары, аларны кулланучылар татар телен өйрәнүнең төрле ысуллар хакында фикер алыштылар.
_________________
Әңгәмәдә катнашучылар:
Данил Идиатулин – SkyTat проекты җитәкчесе
Александра Казакова – татар телен мәктәптә өйрәнгән
Анастасия Макарова – җырчы, татар телен индивидуаль рәвештә өйрәнә
Камиля Замалетдинова – "Иделия" мәктәбе укучысы
Тимур Чиняев – SkyTat резиденты
Гөлфия Габдуллаҗан – мөгаллимә, "Нурбай" кушымтасы методисты
Модератор – Скайтат.Балалар онлайн мәктәбенең "Алсу апа"сы, радиожурналист Алсу Госманова
#татарча #татарчаподкаст #әйттембит #татартеле
Әйттем бит: Сәяхәтләр турында (кунак – Азат Кашапов)
Ниһаять, көтеп алынган чыгарылыш 🤗
"Әйттем бит: Сәяхәтләр турында”
Сәяхәтләр турында блогер Азат Кашапов белән сөйләштек. Азат башта ук "Бу подкастның башкаларга да файдасы булсын", диде. Һәм подкастка килүен татарча күбрәк сөйләшергә теләве белән аңлатты. Хуп! Бу сөйләм практикасы өчен яздырылган беренче подкаст, ахры 🤗
00:10 Азат белән таныштырабыз (ярым җитди, ярым шаяру)
03:04 Беренче загран
05:30 Work&Travel тәҗрибәсе
06:48 Туристларга карата иң дустанә илләр рейтингы (Азат фикеренчә, иң шәп ике ил)
08:50 Риммадан төрек теле буенча беренче дәрес
10:45 Читтә Татарстанны беләләрме?
13:15 Сәяхәтләр нигә кирәк?
19:13 Кабат Work&Travel һәм бу подкаст ни өчен яздырыла?
25:27 Казанда кем белән татарча сөйләшергә?
28:00 Сәяхәтчеләр клубында ни хакындасөйләшергә була?
29:30 Ник Инстаграмда татарча язмыйсың яки Азатның шигыре турында
30:40 Сәяхәтчеләр һәм ютуб
32:09 Инстаграм-битлек ясау тарихы
34:00 Казанны сагынучылар өчен VR-күзлекләр
Әңгәмәдәш – Римма Гомәрова
Әлеге проект SkyTat сөйләм клубы һәм Татар порталлары берлеге тарафыннан башкарыла. Һәр чыгарылышта кунакларыбыз белән актуаль темаларга дусларча сөйләшәбез, фикер алышабыз. Кызыксынган темаларыгыз яки ишетәсе килгән спикерларыгыз булса, рәхим итеп комментарийларга языгыз!
Игътибарыгыз, ошатуыгыз, дусларыгызга таратуыгыз өчен рәхмәт!
Әйттем бит: Сәяхәтләр турында (анонс)
Сагындыгызмы? 😉
Кем елга бер подкаст яздыра – ул без 🤗 Дөресрәге, подкастлар күптән яздырылган, алар релиз көтә, шуңа күрә тиздән барыгызны да – барыбызны да – яңа тапшырулар сериясе көтә 💚
"Әйттем бит"нең яңа кунагы – блогер, инфлюенсер, эшмәкәр, спортчы, парламентарий Азат Кашапов. "Татар телендә күбрәк сөйләшергә телим, әйдә подкаст яздырыйк", диде Азат.
Хуп! Сәяхәтләр, Work&Travel, WR-күзлекләр һәм башкалар турында сөйләштек. Җиңелчә, дусларча, татарча 🫶🏼
Әйттем бит #1: Футбол турында
"Әйттем бит" подкастының беренче чыгарылышы
Иң беренче чыгарылышның эш атамасы “татар футболы” иде – Татарстанда футбол бармы, республиканың танылган футбол командасы татарлык өчен ниләр эшли, татар җанатарларына ни җитми – менә шул хакта сөйләшәбез.
Җанатар – Сәйдәш Мифтахов (“Рубинкаем”)
Җанатар түгел – Римма Гомәрова (SkyTat)
Редактор: Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)
Подкаст исеме бу чыгарылыш өчен бик урынлы булды – безнең сөйләшүдән соң Сәйдәш инде әллә ничә интервью биреп, фан-проектын танытырга өлгерде, “Рубин” да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Әйттек бит татарча кирәк, дип! 🤗
Ниһаять, Аллаһка тапшырдык! Футбол белән кызыксынмасагыз да, Татарстан футболының ни хәлдә икәнен Сәйдәш биредә җиңел генә аңлатып сала.
Рәхәт эфирлар!
#татарча #татарчаподкаст #әйттембит #футбол #рубин #татарстан
The following music was used for this media project:
Music: Colourful night (loopable) by chilledmusic
Free download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopable